«Татнефтеснаб» идарәсенең Бөгелмә базасы командасы Лениногорск шәһәрендә узган корпоратив спартакиадада лаеклы чыгыш ясады. УТНСда «Татнефть Профсоюз» ярдәме белән оештырылган бу спорт ярышлары өченче тапкыр уздырыла һәм, тулы ышаныч белән әйтергә була, Компания тәэмин итүчеләре лаеклы урын алды.
Ярышларда шәхси тырышлыкны да, командада эшли белүне дә таләп итә торган спортның җиде төрендә физик әзерлекне һәм җиңүгә омтылышны күрсәтергә мөмкин иде. Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт һәм Түбән Камадан килгән УТНС бүлекчәләре арасындагы спорт бәйгеләре берьюлы берничә мәйданчыкта барды.
Бөгелмә базасы спортчы хатын-кызлары өстәл теннисында җиңүчеләр пьедесталын тулысынча яулап, көндәшләрен бөтенләй артта калдырды. Волейбол буенча да бөгелмәлеләргә тиңнәр булмады (1нче урын). Моннан тыш, әлеге бүлекчә спортчылары җиңел атлетика эстафетасында, стритболда, пневматик винтовкадан атуда, воркаут һәм дартста призлы урыннарга лаек булдылар. Алар гомуми исәптә 3 алтын, 3 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады.