Подсмотрено
Бөгелмәнең «Нефтяник» һәм «Турбина-Строитель» командалары матчы тигез тәмамланды

Яр Чаллыда республика чемпионатының чираттагы матчы узды.

«Турбина-Строитель» үз кырында Бөгелмәнең «Нефтяник» футбол клубын кабул итте. Уен нәтиҗәсендә, очрашу 1:1 исәбе белән тигез тәмамланды.

Матчның 30 нчы минутында Бөгелмә клубы уенчысы Ильмир Нурисов исәпне ачты. Күп тә үтми, уенның 62 нче минутында, «Турбина-Строитель» футболчысы Рамиль Идиятуллин ышанычлы җавап тубы кертте һәм таблодагы саннарны тигезләде.

Әлеге тигез исәпкә карамастан, «Нефтяник» беренче әйләнешне лаеклы рәвештә тәмамлады — команда 20 очко белән турнир таблицасының беренче баскычында кала.
0
0
2