Бөгелмәдә спорт бәйрәме узды
Заводның профсоюз комитеты тарафыннан шундый шигар астында оештырылган гаилә-спорт бәйрәме кунакларга үзләрен зур һәм дус команда итеп хис итү мөмкинлеге бирде. Чара предприятиенең 70 еллыгына багышланды һәм гаилә кыйммәтләрен, корпоратив рухны ныгытуны максат итеп куйды.
Программада җәядән һәм пневматик винтовкадан ату, лазертаг буенча ярышлар каралган иде. Катнашучыларга мәргәнлек, сабырлык һәм командада эшли белү сәләтен күрсәтергә туры килде. Бу спорт төрләрендә, зачеттан тыш, нәниләрдән алып өлкәннәргә кадәр барлык җанатарлар да үз көчен сыный алды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны предприятиенең «Заводские чемпионы» җыелма командасы яулады. Икенче урында — проектлау һәм эшкәртү бүлегенең «Квадратные шары» командасы, өченчедә — БМЗ ветераннары. Барлык катнашучылар да завод җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасыннан дипломнар һәм күңелле бүләкләр алды.