Артур Каюмов Бөгелмәгә КХЛның төп трофеен алып кайтты
Бөгелмәдә Яшьләр көнен бәйрәм итү зур спорт вакыйгасыннан башланып китте.
Бөгелмә хоккей мәктәбе тәрбияләнүчесе, Ярославльнең «Локомотив» командасы һөҗүмчесе Артур Каюмов икенче ел рәттән туган шәһәренә континенталь хоккей лигасының төп кубогын — Гагарин Кубогын алып кайтты.
«Локомотив» составында чемпионлыкны яулаган спортчы җирле спорт базасының нәтиҗәлелеген күрсәтүче ачык үрнәк булып тора.
Трофейны тәкъдим итү чарасы шәһәрнең Үзәк мәйданында узды. Артур Каюмов белән автограф-сессия оештырылды, ә теләүчеләр Гагарин Кубогы белән истәлеккә фоторәсемгә төшә алдылар.
Фото: БМР матбугат хезмәтеннән.