Бөгелмә йөгерүчеләре Аксубайда призлы урыннар яулады
Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар истәлегенә багышланган әлеге трейл-кросс җирле халык һәм администрация ярдәме белән оештырылды. Ярыш шартлары буенча хатын-кызлар — 7 чакрым, ә ир-атлар 14 чакрым араны үтте.
Дистанцияләр чагыштырмача кыска булса да, җәяүле юл катлаулылыгы белән аерылып торды: йөгерүчеләргә бер-бер артлы килгән 9 калкулыкны һәм 1,5 чакрымлык озын югарыга күтәрелешне үтәргә туры килде. Шулай ук ярыш ачык кырда, күләгәсез урында һәм 30 градуслык эсселектә узды.
Шуңа карамастан, Бөгелмә спортчылары уңышлы чыгыш ясап, үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга лаек булды. Ильяс Шәйгәрданов — беренче, Георгий Платов, Гөлфинә Газизуллина һәм Максим Карюк — икенче, Александр Егоров, Юлия Егорова һәм Вестана Шульгина өченче урыннарны яулады. Моннан тыш, Гөлфинә Газизуллина белән Александр Егоров абсолют исәптә дә җиңүчеләр рәтенә керде.
Фото: «Бөгелмә йөгерүчеләре» төркеменнән