Казахстанда Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов катнашты, алар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бюстны Петропавловскида, Тукай исемендәге яңа скверда, шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан куйдылар. Янәшәдә казах шагыйре Магҗан Җумабаевның өлкә үзәге урнашкан, аның иҗатына, билгеләп үтелгәнчә, Габдулла Тукай йогынты ясаган.
Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Казахстанда. Төбәк җитәкчелеге белән бергә ул «Дин-Мөхәммәт» мәчетендә булды һәм Магҗан Жумабаев һәйкәленә чәчәкләр салды.