Подсмотрено
«Ак Барс» ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин КХЛның узган 2025/26 сезоны нәтиҗәләре буенча зур матбугат конференциясендә Казан клубында эшен дәвам итәргә теләр идеме дигән сорауга җавап бирде.

«Зур юл үттек, планлаштырылганнарның күбесен тормышка ашыра алдык. Әйтеп бетермәгәннәр калса да, бу эшне дәвам итәсе килә. Кичә җыелдык, хисап ясадык, хәзер җитәкчелекнең карарын көтәбез. Әйе, мин алга таба да дәвам итәргә теләр идем. Бу зур тарихлы клуб. Монда эшләү зур дәрәҗә», — дип белдерде Гатиятулин.

Быел Әнвәр Гатиятулин «Ак Барс» белән Гагарин кубогы финалына кадәр барып җитте. Аның казанлылар белән контракты 2026 елның май ахырында тәмамлана.
0
0
20