29 майда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган концерт була.
«Өзелмәс моң» тамашасында гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтов репертуарыннан халык җырлары, заманча композицияләр һәм импровизацияләр яңгыраячак.
Концертка керү бушлай. Чакыру билетлары буенча Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: Интертат
#татарстан #казань #татаржыры #татарэстрадасы