Татарстанда контрактчыларны МХО зонасына һәм Африка корпусына озаттылар
Хәрби хезмәткә Волгоград өлкәсеннән һәм чит ил гражданы юл алды.
Бөгелмә хәрби комиссариатында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән егетләрне тантаналы озату чарасы узды.
Полигоннарның берсендә әзерлек үткәннән соң, Волгоград өлкәсеннән килгән хәрби хезмәткәр Африка корпусын комплектлауга юнәләчәк.
Аның белән бергә Үзәк хәрби округның хәрби часте составына чит ил гражданы да юллана. Ул республика хөкүмәте тарафыннан бирелгән автобуста Казаннан Ростов өлкәсенә китәчәк, анда алдагы әзерлекне үтеп, соңрак махсус хәрби операциядә катнашачак.
Хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Ленар Хөсәенов булачак сакчыларга Бөгелмә мәктәп укучыларының изге теләкләр язылган хатларын тапшырды. Үз нәсихәтләрен Баязит хәзрәт белән отец Евгений да бирде. Ир-атларны озатырга кадет мәктәп-интернаты укучылары һәм "Юнармия"чылар килде, ә офицер-тәрбияче Александр Крайнов теләктәшлек сүзләрен җиткерде.