Яшь бөгелмәле иҗат мәктәбендә катнашты
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Диана Лескина һәм аның укытучысы Анна Давлетгараева Суздаль шәһәрендә узган мастер-классларда катнашты.
Бөгелмә вәкилләре Суздальдә оештырылган «Яңа исемнәр» («Новые имена») ХХХIV Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә үзләрен күрсәтте. Быел «саксофон» белгечлеге буенча мастер-классларны П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең камера ансамбле һәм квартеты кафедрасы концертмейстеры Сергей Гуторов алып барды.
Диана Лескина һәм Анна Давлетгараева бәяләп бетергесез һөнәри тәҗрибә туплады.