Подсмотрено
Бөгелмәдә иң иҗади гаиләне ачыкладылар

Бөгелмәнең Гаиләне урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә «Гаилә учагы — илһам чишмәсе» дип аталган X Республика ярминкә-конкурсы узды. Чарада Татарстанның 6 районыннан 10 алыштыручы гаилә (19 ата-ана һәм 34 бала) катнашты.

Катнашучылар кул эшләре, ярминкә урынын бизәү һәм милли костюмнар буенча үзара ярышты. Бәйрәмдә иҗат коллективлары чыгыш ясады, интерактив мәйданчыклар эшләде. Бөгелмә байкерлары балаларга туңдырма һәм бүләкләр өләште. Белгечләр кунакларга баланы гаиләгә алу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Бүләкләү тантанасында Әлмәт районыннан Галиевлар гаиләсе төп призны яулады. Икенче урынны Минзәләдән Фазульяновлар, өченче урынны Сарманнан Шамиловлар гаиләсе алды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

ФОТО: Бөгелмә шәһәре Гаиләне урнаштыруга ярдәм итү үзәге.
0
0
0