Подсмотрено
Бөгелмәлеләр "Ләкләк көне«ндә балалар йортында булдылар

Әлмәт балалар йортында чираттагы очрашу узды. Анда Бөгелмә шәһәренең Гаиләне урнаштыруга ярдәм итү үзәге каршындагы «Ата-аналар мәктәбе» тыңлаучылары кунакта булды.

«Ләкләк көне» (День аиста) — традицион чара булып тора. Мондый очрашулар баланы гаиләгә алырга теләүче кандидатларга балалар йортындагы тормыш белән якыннан танышырга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен үз талантларын күрсәтеп махсус чыгышлар әзерләделәр, шулай ук биредәге балалар турында фильм тәкъдим ителде. Бала алырга теләүчеләр Әлмәт балалар йорты директоры белән дә очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Бәйрәм спорт залында дәвам итте: «Ата-аналар мәктәбе» катнашучысы балалар һәм өлкәннәр өчен спорт-күңел ачу эстафетасы үткәрде. Монда һәркем күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды, балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ФОТО: Бөгелмә шәһәре Гаиләне урнаштыруга ярдәм итү үзәге (ГБУ ЦССУ) архивыннан.
0
0
0