Бөгелмә студентлары Казанда «Робосело» форумында катнаштылар
Яшь белгечләр ясалма интеллект һәм пилотсыз аппаратлар ярдәмендә кырларны тикшерүне өйрәнделәр.
Казанда «Робосело» төбәк фәнни-технологик форумы узды. Чарада республиканың 12 муниципаль районыннан 100дән артык вәкил катнашты. Алар арасында Бөгелмә аграр көллияте студентлары Арина Борисова һәм Анастасия Кабирова да бар иде.
«Татарстан авыл хуҗалыгында кадрлар кытлыгы-системалы тарих: күп кенә предприятиеләр хезмәткәрләргә ихтыяҗны 78-94% ка гына каплый. Мондый вәзгыятьтә яшьләрне студент отрядлары составында эшкә урнаштыру —кирәкле. 2025 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында 700дән артык студентлар отрядта катнашучы эшләде», — дип сөйләде Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев.
2026 елда авыл хуҗалыгы отрядлары составында республиканың 28 районыннан һәм 52 оешмасыннан 1 000нән артык яшь белгеч хезмәт куячак.