Подсмотрено
Бөгелмә студентлары «Яңарыш» үзәге территориясен җыештырырга булышты

Бөгелмәдә экологик икеайлык дәвам итә.

Шул кысаларда Казан инновацион университеты көллиятенең Бөгелмә филиалы студентлары, «Яшь Гвардия» активистлары «Яңарыш» балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә узган шимбә өмәсендә катнаштылар.

Яшьләр үзәк территориясен узган елгы үләннән һәм яфраклардан чистарттылар, балалар мәйданчыгындагы һәм чәчәк түтәлләрендәге чүп-чарны җыйдылар. Студентларның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә тернәкләндерү үзәге тирәсе төзекләндерелде һәм чиста калып алды.
0
0
2