Подсмотрено
Бөгелмә кадетлары Бөтенроссия ярышларында катнашачак

8нче сыйныф кадетлары Татарстанда иң яхшы укчылар булып танылды һәм илкүләм финалга уздылар.

Икшүрмә кадет мәктәбендә «Ворошилов укчысы» республика ярышлары узды. Аның нәтиҗәләре буенча, гаҗәеп төгәллек һәм ныклык күрсәтеп, 8нче сынып кадетлары Лилия Гусакова һәм Данир Мингалиев җиңү яулады.

Яшьләр Татарстанда беренчелекне алдылар һәм төбәк исеменнән Анапада узачак ярышларның Бөтенроссия этабында катнашу хокукына ия булдылар. Бу яшь снайперлар өчен зур хөрмәт һәм югары җаваплылык.

Лилия белән Данир — кадет мәктәбенең һәм бөтен Бөгелмәнең горурлыгы. Кара диңгез буенда узачак ярышларда аларга «куллары калтырамавын», үз көчләренә ышаныч һәм тик җиңү генә телик.

Якташларыбыз өчен чын күңелдән җан атабыз һәм аларга яңа биеклекләр, алтын медальләр яулавын теләп калабыз.
0
0
2