Подсмотрено
Кичә Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында "Саумысыз, авылдашлар" бәйрәме узды. Ул авылның рухи тоткасы булган ике Шәхес - әтием, язучы һәм педагог Камил Нәҗметдин улы ФАЗЛЕТДИНОВ һәм музыкант, оештыручы Гөлсинә Рәҗәп кызы ЗӘЙНУЛЛИНА (ӘБҮБАКИРОВА)ның якты истәлегенә багышланды. Чара Тузлыкуш зиратында Бәләбәй шәһәре Тарихи мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәтнең әрвахларыбыз рухларына атап укыган Коръән сүрәләреннән башланды.

✍Ильдус Фазлутдинов
3
1
7