"Нәүрүз гүзәле” бәйгесе
10нчы апрель Бәләбәй татар гимназиясендә башлангыч сыйныфларда белем алучы алты кыз “ Нәүрүз гүзәле” дигән бәйгедә, осталыкта һәм уңганлыкта, җитезлеклектә, тапкырлыкта көч сынашты.
2 нче сыйныфтан Айлина А.катнашты.
Айлина – талантлы һәм актив кыз. 8 яшьтә генә булса да, ул инде олыларча фикер йөртә. Җыр-биюдә, шигырьләр сөйләүдә дә сынатмый. Конкурсантлар арасында ул барлык биремнәрне дә төгәл үтәде.Без Айлина белән горурланабыз
✍Рита Ануфриева